Өйдә ясалган казылык
Өй шартларында эшләнә торган казылык рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Каклаган һәм пешкән казылык
Кирәк:
5-10 кг ат ите;
1 кг иткә 10-15 г исәбеннән вак аш тозы (йодлысын алырга кирәк);
1 кг иткә 2-3 г исәбеннән зира (теләсәгез, төелгән кара борыч һәм сарымсак та куша аласыз);
2-3 кг чистартып юылган сыер эчәге (итнең күләменә карап, күбрәк яки азрак китәргә мөмкин).
Казылыкның сыйфаты иткә бәйле. Ул сеңерсез һәм ярысыз булырга тиеш. Бераз гына мае да булсын.
Итне юып, 2 сантиметрлы тасмаларга теләбез, аннары аларны 5-8 сантимертлы шакмакларга турыйбыз.
Зуррак булса, эчәккә тутыруы кыен булыр. Тураган иткә тоз сибеп, тәмләткечләрне салабыз. Барысын бергә яхшылап болгатып, берничә минутка савытында калдырабыз.
Эчәкнең бер башын капрон җеп белән ныгытып бәйлибез. Икенче башыннан итне тутырып, анысын да бәйләп куябыз. Ул тыгыз һәм 40 сантиметрдан да кыскарак булмасын. Эчәкнең бер башында ит күп, икенче башында азрак булырга тиеш түгел, тигез итеп тутырырга кирәк.
Бу рецепт тагын шунысы белән уңай: болай әзерләгән казылыкны пешереп тә, каклап та куеп була.
Каклау өчен казылыкны 3-4 атна коры һәм салкын җирдә тотабыз. Озаграк та тотарга ярый.
Пешергән казылыкны инде берничә көннән үк кулланырга мөмкин. Шуңынчы аны салкын урында сакларга кирәк.
Казылык тозлы суда пешерелә, су кайнап чыккач, агач таякчык белән аны берничә җирдән тишкәлибез. Итнең суы эчәкне шартлатмасын өчен эшләнә бу.
Казылыкны сүрән утта сәгать ярымнан да ким пешермибез. Пешкән казылыкны тишекле чүмеч белән шулпадан алып, суытабыз. Казылык пешкән шулпага токмач салып алырга була.
Суынган казылыкны телемләп турап, табынга бирәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/vtoroe/oyd-yasalgan-kazylyk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев