Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Орхидея чәчәкләре зәңгәр төскә керсен өчен нәрсә сибәләр?

Орхидеяны буяр өчен аш-суда кулланыла торган буягыч алыгыз.

Орхидея чәчәкләре зәңгәр төскә керсен өчен, аш-суда кулланыла торган буягычлар ярдәм итә. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Табигатьтә зәңгәр орхидея сирәк очрый. Аны ясалма юл белән үстереп була. Ак чәчәкле орхидея алырга кирәк. Буягыч азрак кушылган саен, чәчәккә зыяны да кимрәк булыр. Тик чәчәк төсе бик җете килеп чыкмас.

Орхидеяны буяр өчен аш-суда кулланыла торган буягыч алыгыз. Аны суда эретегез һәм гөлгә сибегез. Чәчәк зәңгәр төскә керер. Тик бераздан буяу юылып бетә һәм чәчәк кабат үз төсенә кайта, диелә хәбәрдә.

Фото:  pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев