Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Организмга витаминнар җитми

Баулыларга берничә киңәш тәкъдим итәбез

Яз җитү белән, организм талчыгуын тоя башлыйсың. Салкын һәм ясалма җылыту тән тиресенә зур зыян китерә, авитаминоз һәм арыганлык иммунитетның кимүенә китерә.

Салкында организмга энергия таләп ителә. Аны ул майлардан ала. Шуңа да кыш еш кына фигурада «эз» калдырмый китми. Шуңа да кояш карый башлаганда, организмны витаминнар белән баету сорала.

Иң элек иммунитетны ныгыту кирәк.

Моның өчен магний эчәргә киңәш ителә. Ул иммуноглубулин эшләнеп чыгуга ярдәм итә. Күптән түгел авырган кешеләргә дә кичергән авыруларның нәтиҗәләре белән көрәшергә булыша.

В6 витамины организмда булган инфекцияләрдән арынырга ярдәм итә. В12 витамины иммун күзәнәкләрен активлаштыра, йөрәк-кан әйләнеше системасындагы күзәнәкләрне ныгыта.

Шафран шулай ук вирусларның үрчүен киметә, авырган очракта, хәлне җиңеләйтә.

Стресслар белән көрәшергә һәм кәефне күтәрергә Д3 витамины булышачак.

Тышкы яктан да матур булам дисәгез, гиалурон кислотасы кулланырга киңәш ителә.

Матдәләр алмашын яхшыртырга һәм аппетитны киметергә теләгәннәргә хром ярдәм итә, ди табиблар.

Фото:pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев