Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нинди әйберләрне автомат кер машинасында юарга ярамый?

Кайбер әйберләрне автомат кер машинасына салып юарга ярамый, аларны химчисткага гына биреп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кием төрле ачык төсләргә буялган булса, аны машинага салмау хәерле. Бу турыда киемнең этикеткасына ук язылган була. Кер машинасына салсаң, төсләр уңып бетәргә мөмкин. Мәсәлән, яраткан күлмәгегездә кызыл, ак яки башка ачык төс булса, кер машинасында югач, аларның бозылып бетүе бар.

Күн яки күнне алмаштыра торган ясалма материаллардан тегелгән киемне дә кер машинасына салырга ярамый.

Замша кием дә кер машинасында бозыла.

Шундый ук материаллардан ясалган кроссовки яки җәйге туфлиләрне дә кер машинасында юарга ярамый.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев