Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Нинди авырулар вакытында авыздан ис килә?

Табиб туклану рационына аеруча игътибар итәргә куша.

Табиб-гастроэнтеролог Шота Каландия сүзләренчә, хроник гастрит, бавыр циррозы, кариес һәм башка авырулар вакытында авыздан сасы ис килә. Бу турыда ул «Известия» сайтына сөйләгән.

Галитоз — авыздан сасы ис килү хисен Җир шарындагы кешеләрнең 25 проценты кимендә бер тапкыр үзендә тоя. Моның сәбәбе алкоголь эчү, суган яки сарымсак кебек исле ризыклар ашау, тәмәке тарту белән беррәттән, җитдирәк авырулар да булуы ихтимал.

«Авыздан сасы ис килүнең төп сәбәпләренең 90 проценты авыз куышлыгы авырулары (кариес, гингивит, парадонтоз, авыз яик тел кандидозы һ.б.); ЛОР-орган авырулары (тонзиллит, назофарингит һ.б.); ашкайнату органнары авырулары (инфекцион эзофагит, хроник гастрит/гастродуоденит, бавыр циррозы һ.б.)», — ди Каландия.

Табиб туклану рационына аеруча игътибар итәргә куша. Һичшиксез, иртән ашарга, фастфуд кулланмаска, азык җепселләрен җитәрлек ашарга, яшелчә кулланырга кирәк. Тәмәке тарту һәм алкоголь эчүдән баш тарту хәерле.

Туклану рационы нормада булса, стоматология авырулары булмаса, галитоз барыбер булса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев