Ни өчен яфракларның кайберләре саргая, башкалары кызара?
Яфракларның төсен сары-кызгылт каротиноидлар һәм кызгылт төсле антоцианнар билгели.
Көз көне үсемлекләрдә хлорофилл дип аталган яшел пигмент ясалу төгәлләнә. Шуңа күрә яфраклар саргая яки кызара башлый. Яшел пигмент югалгач, яфракларда сары-кызгылт каротиноидлар һәм кызгылт төсле антоцианнар күбрәк барлыкка килә башлый. Алар җәй көне дә була, тик яшел хлорофилл булганда күренмиләр. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Көз көне яфраклар кызыл яки сары төскә керү агачның генетик кодында билгеләнгән була.
Америка галимнәре төрле территорияләрдә үскән төрле агач токымнарын өйрәнгән. Аларның көзге яфракларының төсе туфракка да бәйле булуы ачыкланган. Мәсәлән, кызыл өрәңге начар туфракта үссә, аның яфраклары тагын да кызылрак була икән.
Бу тикшеренүләрдән соң тагын бер сорауга җавап табылган. Агачлар яфракларын саргаюга ук коймый, алар әле бераз вакыт дәвамында төсле яфраклы килеш үсеп тора. Моның сәбәбе – каротиноидлар һәм антоцианнар бүлеп чыгару яфракларга коелмый торырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп агач яфраклардагы файдалы матдәләрне озаграк туплый, кышка файдалы матдәләр җыя, диелә хәбәрдә.
Фото: pixabay.com
ЧЫганак: интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев