Майонезның файдасы бармы?
Майонез составына үсемлек мае һәм Е витамины керә.
Майонезны чама белән куллану организмга файдалы да булырга мөмкин, диде медицина фәннәре кандидаты, терапевт, «Туклану һәм биотехнологияләр федераль тикшеренүләр үзәге» диетологы Екатерина Бурляева.
Эксперт сүзләренчә, майонез составына үсемлек мае һәм Е витамины керә, алар кандагы холестерин күләмен җайга сала һәм антиоксидант үзлеккә ия. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
«Шулай ук үсемлек майларында майларны эретә торган витаминнар да бар. Көнбагыш маенда Е витамины бар, ул организм, тиренең эластиклыгы, тырнакларның һәм чәчләрнең матурлыгын өчен мөһим. Моннан тыш, Е витамины бик көчле антиоксидант, ул организм күзәнәкләрен картаюдан саклый», - дип сөйләде диетолог.
Өстәвенә, табиб өйдә әзерләнгән майонезның кибетнекеннән шактый аермалы булуын кире какты. Аның фикеренчә кибет продуктында витаминнар күбрәк тә икән.
Әмма табиб майонезның төп ризык түгел, ә соус булуын да искәртте. Һәм аны артык күп кулланырга ярамый.
«Ул гомуми рационда дөрес кулланылырга тиеш. Майонез составында уксус булуын искә алсак, ул ашказаны-эчәк тракты авырулары булган кешеләргә киңәш ителми», — диде табиб.
Фото: http://pixabay.com
Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/29-12-2019/mayonezny-faydasy-barmy-5713311
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев