Майның кайсысы файдалы?
Майның кайсы файдалы икәнен әйтәбез.
Зәйтүн мае — иң файдалысымы?
Кыйммәтлеккә кыйммәт, әмма иң файдалысы түгел. Көнбагыш, соя һәм кукуруз майлары сәламәтлек өчен күпкә файдалырак санала. Нәкъ шушы майларда иммунитетны яхшыртучы, кан басымын төшерүче, холестеринны киметүче, баш мие эшчәнлеген яхшыртучы, җәрәхәтле авыруларны дәвалаучы, тән күзәнәкләрен яшәртүче кислоталар күп була. Әмма гел бертөрле май гына кулланырга ярамый. Майларны әледән-әле төрлеләндерү зарур.
Рафинадланган май иң сыйфатлысымы?
Дөрестән дә, чистарту (рафинадлау) процессында майның тәмсез исләре һәм агулы матдәләре бетә. Әмма алар белән беррәттән, файдалы витаминнар, биологик актив матдәләр дә кими.
Чистартылмаган май
Сәламәтлек өчен иң яхшысы — чистартылмаган (рафинадланмаган) май. Тик ул салат кебек салкын ашамлыклар өчен генә ярый. Чөнки кыздырган вакытта кеше организмы өчен файдалы фосфорит янып, юкка чыга. Шуның өчен, кыздырганда, чистартылган май куллану отышлырак.
Холестеринсыз май
Холестеринсыз сыек май фәкать реклама уйдырмасы гына. Ник дисәң, холестерин бары тик терлек майларында гына була. Ә үсемлек маенда ул, гомумән, юк.
Май кислотасы кайсы майда күпме?
Көнбагыш - 65%
Соя - 60%
Кукуруз - 48%
Рапс - 33%
Горчица - 31,5%
Арахис - 29%
Зәйтүн - 13,2%
Фото: http://pixabay.com
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/mayny-kaysysy-faydaly
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев