Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кыяр үстерү серләре

Теплицага кыяр үсентесенең ике-өч атналыгын утырталар. Җылытылган теплица өчен кыяр орлыгын март уртасында да чәчәргә була.

Ачык грунтка бер атналык (бер яфрагы чыккач) кыяр үсентесен дә утырта аласыз. Анда инде май ахырында гына утыртасы була. Кыраулар булу куркынычы турында да онытмагыз. Кыяр үсентеләрен бер-берсеннән 30-40 см ераклыкта утыртыгыз.

Ел да бер урынга утыртмагыз. Кыярны ачык грунтта узган елны кәбестә үскән җирдә утырту яхшы. Чөгендер, бәрәңге, помидор, борчак үскән түтәлгә дә ярый. Кабак үскән җирдә ул үзен начар хис итәчәк. Кыярларны иртән җыеп алу дөрес.

Киңәш

Чәчкән орлыклар 10-14 көн эчендә тишелмәсәләр: 2 стакан кайнар суга чеметем генә төелгән кызыл борыч һәм ике тамчы йод кушып сибәргэ кирәк. Бу ысул тишелмәгән орлыкларны «уята».

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев