Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кышкы аяк киеме сайлыйбыз

Беренче чиратта, аяк киеменең материалына игъ­тибар итегез. Табигый күннән эшләнгәнен алу хәерлерәк. Аяк киемен махсус кибеттән алы­гыз, базардан алмаска тыры­шыгыз.

Кышкы аяк киеменең йонына да карагыз. Ул да табигый булсын. Әгәр йон төкле нигездә булса, ул табигый була, әгәр нигезе тукыма булса, йон ясалма дигән сүз. Ясалма йон ялтырап тора, табигый йон исә тоныграк төстә була.

Шулай ук аяк киеме табаны, үкчәсе һәм замогы да игътибарга лаек. Стандарт буенча, кышкы аяк киеменең табаны калынлыгы бер сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Табан өчен иң кулай материал – полиуретан, резина, поливинилхлорид, алар су үткәрми.

Кышкы аяк киеме үкчәсе киң булса, яхшы. Ул нык һәм ышанычлы булсын, пластмассадан эшләнгән үкчәлене ал­мау хәерле.

Аяк кименең замогы аска кадәр төшеп җитми торган булса, яхшы. Аның эчке ягында клапаны да булу хәерле.

Кышкы аяк киемен бер-ике үлчәмгә зурракны алыгыз, кысан аяк киемендә аяклар бик тиз туңа.

Яхшы аяк киеме арзанлы булмый. Әгәр җитештерүче гарантия дә бирсә, бу яхшы әйбер дигән сүз.

Кыш көненә кимендә ике аяк киеме алырга киңәш ителә. Аяк киемнәрен чиратлап кияргә кирәк. Чөнки йөргәндә күн бөгелә һәм тартыла. Аяк киемен киюнең оптималь графигы – ботинка яки сапогины өч көнгә бер мәртәбә кию.

Кышкы аяк киемен фен, эченә тыгып куя торган киптергеч, җылыту батареясына куеп киптерү боза. Артык кипсә, табигый күн катылана, кысыла. Болай булмасын өчен аяк киеменең эченә форма саклый торган предмет куярга кирәк. Ул күнне сынудан саклый, артык дымны үзенә сеңдерә.

Иң яхшы форма саклагыч агачтан, идеаль очракта кед­рдан ясала. Кедрның антибактериаль үзлеге дә бар.

Күн аяк киемен киптерү өчен эченә кәгазь тутырып куярга була. Бу очракта аяк киеме эчендәге аслыкны алып то­рырга кирәк.

Кышкы аяк киемен су белән юмау хәерле. Киемгә тоз утырса, аны дымлы салфетка белән сөртеп алырга кирәк. Аннары аяк киеменә махсус спрей сиптерү хәерле. Ул аш серкәсе нигезендә ясалган булса, яхшырак.

 Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://muslumirc.ru/news/stati/kyshky-ayak-kieme-saylyybyz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев