Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Краб таякчыкларын еш ашамагыз!

Диетолог аларның организмга начар йогынтысы турында сөйләде.

Краб таякчыклары организмның картаюын тизләтә, дип саный медицина фәннәре докторы, Самара Диетология һәм диетерапия фәнни-тикшеренү институты директоры Михаил Гинзбург.

Краб таякчыклары кебек тирәнтен эшкәртелгән ризыклар составына буяулар, тәм көчәйткечләр һәм башка азык өстәмәләре керә, дип билгеләп үтте Гинзбург. Фәнни тикшеренүләр әлеге химик матдәләр олыгайгач барлыкка килә торган авыруларны көчәйтергә һәм организмның "картаюына" китерергә мөмкин булуын күрсәткән, дип кисәтә ул.

"Колбаса, сосиска һәм башка бик күп әйберләр кебек үк, краб таякчыклары да тирәнтен эшкәртелгән ризыклар төркеменә керә. Күпсанлы тикшеренүләр барышында мондый ризыклар безне картайтуы һәм яшькә бәйле авыруларның (әйтик, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларының) үсү мөмкинлеген арттыруы ачыкланды", — дип белдерә Гинзбург.

Диетолог сүзләренчә, тирәнтен эшкәртелгән ризыкларны көн саен ашарга ярамый. Әгәр дә краб таякчыкларын артык күп кулланмасак, аның начар йогынтысыннан сакланып калырган мөмкин, дип өстәде ул.

"Организм элекке порциядән чистарынырлык булсын өчен пауза ясарга кирәк. Краб таякчыкларын атнага бер-ике тапкырдан да ешрак ашарга ярамый", – дип ачыклык кертте Гинзбург.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев