Күбек тапны бетерә
Күлмәк-кофтадагы тапларны күбек ярдәме белән бетереп була.
Күлмәк яки кофта-мазарга тап тидерсәгез, аның кибүен көтмәгез. Өйдәге “химия” белән тапны ничек тә бетерергә тырышыгыз. Әйтик, кырыну өчен күбек (составында майларны таркатып, пычракны бетерүгә сәләтле матдәләр бар) белән. Пычранган урынны юеш салфетка белән сөртегез дә тапка күбекне тидереп, 10-15 минут тотыгыз. Шуннан соң киемне җылы суда чайкап аласы гына кала
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев