Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Кайсы очракта каһвә баш мие эшчәнлегенә зыян китерә?

Йокы туймаганда күп итеп каһвә эчү зыян салырга мөмкин.

Баш мие һәм нерв системасы эшчәнлеген «тизләтү» өчен каһвә куллану билгеле бер очракта тискәре нәтиҗә бирергә мөмкин, дип кисәтте Sputnik радиосына биргән интервьюсында табиб-диетолог Наталья Круглова. Бу хакта РИА Новости яза.

Кайбер кешеләр каһвәне нерв системасы эшен стимуллаштыра торган эчемлек буларак куллана. Аның составындагы кофеин кайбер вакытта нерв системасы эшчәнлеген тизләтергә түгел, ә киресенчә әкренәйтергә мөмкин. Бу бигрәк тә кеше тиешле күләмдә йокламаган очракта була.

“Тәүлегенә 400 милиграмм кофеин кулланырга ярый. Бу — ике чынаяк каһвә һәм өч чынаяк чәй. Әгәр каһвә генә эчсәң, өч чынаяк ярый”, — ди Круглова.

Фото: pixabay.com/

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев