Карбызның файдасын белеп ашагыз
Карбызның 90 проценты судан торуы һәркемгә билгеле. Артык гәүдә авырлыгыннан котылырга теләүчеләр аны шуңа да үз итә инде.
Карбыз диетасы, ябыгырга гына ярдәм итеп калмыйча, организмнан шлакларны һәм агулы матдәләрне дә чыгара. Әмма аны ябыгу максатыннан гына ашарга кирәкми, карбызның витаминнар һәм микроэлементларга бай булуы турында да онытмыйк.
Әйтик, карбыз йомшагында нерв системасы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый һәм кавык-бетчәләрне булдырмаска булыша торган В төркеме витаминнары, иммунитетны ныгыта һәм иртә картаюга каршы көрәшә торган С витамины, арыганлыкны бетерә һәм кәеф һәм йокыны яхшырта торган РР витамины, йөкле һәм бала имезә торган ханымнар, хәтерләрен яхшыртырга теләүчеләр өчен кирәк булган фолий кислотасы бар. Болардан тыш, карбыз тимер, фосфор һәм кальцийга да бай. Аңарда аеруча магний күп. Магний организмнан начар холестерин чыгара, тән тиресен сыгылмалы итә, кан басымын көйли, бөер һәм бавыр эшчәнлеген яхшырта. Организмны көндәлек күләмдәге магний белән баетам, дисәң, 150 гр карбыз ашау да җитә.
Карбыз составындагы калий исә йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Әлбәттә, калий бананда да бар. Тик карбызда су күп булуы әлеге файдалы элементны үзләштерергә ярдәм итә.
Карбыз дәвалау чарасы буларак та кулланыла ала. Аның организмнан шлакларны чыгаруын истә тотып, карбызны зарарлы производствода эшләүчеләргә тәкъдим итәләр. Бөер һәм бавыр, атеросклероз, гипертония һәм эчәклек авыруларыннан җәфаланучыларга дә аны күпләп ашарга кирәк. Әмма бөерләре белән аеруча проблемалар булганнарга аны сак кулланырга киңәш ителә. Аларга бары ике-өч телем генә карбыз ашарга мөмкин.
Фото: .freepik.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/karbyzny-faydasyn-belep-ashagyz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев