Кан басымын ничек тиз төшерергә?
Гипертоникларның кан басымы күтәрелгән очракта эчә торган дарулары була. Бу проблема белән беренче очрашкан кешеләр үзләренә ничек ярдәм итәсен белеп бетерми, кул астында дару да юк.
Андый вакытта халык чаралары ярдәмгә килә. Әмма аларны һәрвакытта да кулланып була дигән сүз түгел бу. Авыруның хәленә карап кына кулланырга кирәк. Кан басымы бик нык югары күтәрелсә, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
Бот арасына кайнар дымлы сөлге куеп, аягыгызны кайнар суга тыгып утырыгыз. Әмма озак утырырга ярамый. Каты итеп пешерелгән кайнар баллы чәй эчеп куегыз.
Бер стакан минераль суга бер бал кашыгы бал һәм ярты лимон согы салыгыз. 20-30 грамм канәферне 1 стакан кайнар суда төнәтергә һәм эчәргә кирәк. Тиз-тиз атлап йөрегез. Бу ысул кан басымын 10-20 миллиметрга төшерә.
Фото: pixabay.com/
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/kan-basymyn-nichek-tiz-tshererg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев