Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Җитен нәрсәдән һәм кемгә файдалы?

Җитеннең файдалы якларын санап үтәбез

Җитен орлыгы бик яхшы иммуномодулятор санала. Җитеннән эшләнелгән дарулар бигрәк тә балалар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм яңа гына операция кичерүчеләр өчен файдалы.

Көн саен балаларның ризыгына 1-1,5 аш кашыгы, ә өлкәннәргә 1-2 аш кашыгы җитен мае өстәгез.

 

Җитен мае урынына балаларга җитен орлыгыннан тәмле ризык та әзерләргә мөмкин. Моның өчен 3 чәй кашыгы орлыкны каһвә тарттыргыч аша чыгарып, 1 чәй кашыгы бал белән бутарга мөмкин. Балаларга катнашманы көнгә 2-3 тапкыр, 1 әр чәй кашыгы күләмендә бирәләр.

 

Циститтан интеккәндә дә җитен орлыгы ярдәмгә килә. 1 аш кашыгы орлыкны термоска салыгыз һәм аңа 1 стакан кайнар су салып, төнгегә калдырыгыз. Иртән шуңа тагын бер стакан җылы су өстәргә. Сыеклык кисель сыман булырга тиеш. Шуны көн дәвамында 3 тапкыр эчәргә.

 

Дәвалану курсы 1 атна бара.

 

Халык медицинасы ысулларын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү таләп ителә.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев