Интекмичә генә ничек ябыгырга?
Күңелгә охшаган спорт төрен сайлап, рәхәтләнеп кенә шөгыльләнүнең нәтиҗәсе яхшырак була.
Америка диетологы Рейчел Пол (Rachel Paul) интегеп күнегүләр ясап тормыйча гына ябыгу ысулын әйткән.
Әлбәттә, күпләр физик күнегүләр белән азапланырга теләми, тик ябыгасы килә. Эксперт фикеренчә, үз-үзеңне азаплап тору кирәкми. Үзеңә охшаган спорт төрен сайларга һәм рәхәтләнеп кенә шөгыльләнергә кирәк.
Бу күнегүләрнең нәтиҗәсе азрак булса да, яратып шөгыльләнгәч, барыбер файдасы була. Нәтиҗәле, тик интектерә торган күнегүләр белән исә ябыгуга гарантия дә юк. Кеше бу күнегүләрне барыбер азагына кадәр җиткермәскә мөмкин, ди белгеч.
Рацион сайлаганда исә Рейчел Пол аксымнар һәм майларга бай ризыклар ашарга киңәш итә, аларны яшелчәләр белән тулыландырырга кирәклеген искәртә.
Диетолог сүзләренчә, ризык туклыклы булсын өчен аксымнар һәм майлар кирәк, ә яшелчәләр азык-төлек җепселләренә бай була.
Ябыкканда йокы һәм психик сәламәтлек турында истә тоту хәерле. Әгәр йокы һәм күңел халәте яхшы булмаса, ябыгу өчен көч тә, мотивация дә юк, ди диетолог.
Фото: pixabay.com
Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/10-02-2021/intekmich-gen-nichek-yabygyrga-5804200
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев