Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Иннек көн буе торсын дисәгез...

Визажист Нико Лопес ирендә иннек барлыгын оныттыра торган гениаль һәм шул ук вакытта бик гади инструкция булдырган. Иннекне әлеге инструкция буенча сөртсәсез, ул чәй эчкәннән соң чашкада да, үпкәннән соң сөйгәнегезнең яңагында да калмас, кием дә пычранмас, төсе дә бетмәс.

1.    Иренне карандаш белән буягыз

Карандаш  иннек тонында булырга тиеш. Игътибар итегез: сүз ирен читен читләп чыгу турында түгел. Иренне бөтен килеш  карандаш белән буыйбыз. Ирен кибеп киткән, тон да дөрес ятмаган кебек булыр. Борчылмагыз! Соңрак боларның барысын да төзәтәчәкбез.

 

2.    Иреннәргә пудра сөртегез

Аны зур кисточка ярдәмендә сөртегез. Соңыннан бармак очлары белән иренне «суккалап» алыгыз.

 

3.      Иннек сөртегез

Өске иреннәргә иннекне уртадан ирен почмакларына, а аскысын – уңнан сулга и сулдан уңга таба сөртегез.

 

4.    Кабат иреннәрегезгә пудра сөртегез

Шулай ук  зур кисточка белән.

 

5.    Иннек төсе  бик ачык  булмаса, бердән дүрткә кадәр булган этапны кабатлагыз

Сере шул гына!

 Фото: pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/matur-bulyk/innek-kn-bue-torsyn-disgez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев