Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Җимешләрнең файдасы

Җимешләр безнең сәламәтлеккә яхшы йогынты ясый

Күрәгә, кара җимеш һәм инжирны кеше һәр көн ашарга тиеш. Аларда умыртка баганасының йомшак дискларын тәшкил итүче тукымаларны тернәкләндерә торган матдәләр бар. Әлеге матдәләр тукыманы нык һәм сыгылмалы итә.

 

Күрәгә яки өрекне генә алыйк. Киптерелгән абрикосның, калийга бай булуы аркасында, йөрәк мускулларына уңай йогынты ясавын фәнни яктан күптән исбатладылар. Моңардан кала, ул яман шеш авыруларын да булдырмый, чөнки аның составында фосфор, тимер, кальций, каротин, В5 витамины бар.

 

Инжир калкансыман биз эшчәнлеген көйли, эчәклектән паразитларны куып чыгарырга булыша, бронхитны дәвалаганда халык чарасы буларак кулланыла.

 

Кара җимешне сәламәтлегебез өчен табигать биргән тагын бер бүләк дияргә була. Кипкән слива иң беренче чиратта ашказаны-эчәклек тракты өчен файдалы. Аның төнәтмәсе ашкайнату системасын көйли. Йөрәге авыртканнар һәм югары кан басымыннан җәфаланучылар өчен дә файдалы ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев