Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Губка куллану серләре

Савыт-саба юа торган губка — аш-су бүлмәсендәге микробларны һәм бактерияләрне иң күп туплаучы әйбер.

Белгечләр әйтүенчә, аш-су бүлмәсендәге бактерияләрнең 95 процентын иске губка үзенә җыя. Шуңа күрә аны атна саен алыштырып торырга киңәш итәләр.

Чи ит, балык кисә торган такталарны губка белән сөртмәгез. Моның өчен салфетка кулланыгыз. Губканы гел киптереп торыгыз, дымлы булганда анда микроблар һәм бактерияләр котырынып үрчи. Андагы бактерияләрдән котылу өчен, кер сабыны сөртеп, берничә сәгать тотыгыз.

Искерә башлаган губканың почмагын кисеп алыгыз, бу билге үзегезгә дә, өйдәгеләргә дә моның белән башкача савыт-саба юарга ярамаганын белдереп торыр. Экономияле хуҗабикәләр аны башка эшләр өчен дә куллана.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев