Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Гомерне ничек озайтырга

Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәсәң, гомерне кимендә 10-15 елга озайтырга мөмкин, ди белгечләр.

1. Күбрәк чөгендер ашагыз.

Чөгендер югары кан басымына каршы көрәшә. Ә статистика буенча, гипертония – инфаркт һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының иң төп сәбәпчесе.

2. Телевизор турында онытыгыз.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кеше үз гомеренең 10-15 елын телевизор каршында үткәрә икән! Ә бит бу вакытны күпкә файдалырак та итеп үткәрергә була.

3. Баллыны күп ашамагыз.

Кәнфит һәм тортларның организмга бер файдасы да юк, ә менә зыяны шактый. Баллы яратсагыз, кипкән җиләк-җимеш, бал, бер дә булмаганда шикәр аз кушылган печенье ашарга була.

4. Яраткан кешегезне ешрак кочаклагыз.

Америка галимнәре ачыклаганча, яраткан кешең белән кимендә 30 секунт кочаклашып тору организмда стресс гормоннарын киметә һәм кан басымын төшерә.

5. Тозны чикләгез.

Сәламәт кеше көнгә 4-15 грамм тоз ашарга тиеш. Шуннан артып китсә, йөрәк-кан тамыры системасына авырлык килә. Чипсы, тозлы чикләвек һәм сохарида тоз 15 граммнан күпкә артыграк.

6. Кояш ванналары кабул итегез.

Кояш нурлары D витамины эшләп чыгара. Ә бу витамин күпчелек бактерияләрне үтерә, депрессиягә каршы көрәшә, йөрәк-кан тамыры системасы чирләреннән саклый.

7. Яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз.

Көнгә 2-3 телем яшелчә һәм җиләк-җимеш ашап кую организм өчен бик файдалы.

8.  Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.

Америка галимнәре гомерне якынча 14 елга озайтуның серен ачкан. Моның өчен даими рәвештә физик күнегүләр ясарга, тәмәке тартмаска, эчмәскә һәм күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга.

9. Саф һавада ешрак йөрегез.

Көнгә кимендә 10 мең адым ясарга кирәк. Бу йөрәк-кан тамыры системасын тәртиптә тоту өчен кирәк. Өстәвенә, артык авырлыкка каршы да яхшы чара.

10. Ешрак көлегез.

Елмаю, көлү, яхшы кәеф гомерне озайта – монысы инде күптән дәлилләнгән факт.

Фото:  /pixabay.com
Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/gomerne-nichek-ozaytyrga-10-kish

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев