Гомерне кимендә биш елга озынайтучы ризыкларны беләсезме?
Аларны ешрак кулланыгыз!
Белгечләр ассызыклавынча, Омега-3 майлы кислоталары булган ризыклар гомерне озынайта, сәламәтлекне саклый. Аларны даими кулланган кешенең, ныклы сәламәтлеген саклап, бик озак яшәү ихтималы зур.
Әлбәттә, бу файдалы майлы кислоталар майлы балыкта күп. Ләкин барыбыз да кыйммәтле кызыл балыкны еш ала алмыйбыз. Хафаланмагыз, артык кыйммәт булмаган файдалы ризыклар да күп.
Мәсәлән, җитен мае һәм төшләре. Төшләрен камыр ризыкларына, йогуртка, салатка кушарга була. Мае салатларга салыр өчен бик яхшы. Ләкин бу майны салкын килеш кенә кулланырга ярый. Кыздырырга ярамый.
Кардиологлар кайчандыр бик хупланмаган йомырканы да “реабилитацияләде”. Хәзер, киресенчә, аны йөрәк белән проблемалары булган кешенең рационында даими кулланырга киңәш итәләр. Йомыркада Д витамины һәм Омега-3 майлары, аксым күп. Өстәвенә, ул симертми дә!
Сөт ризыкларының майлысын кулланырга кирәк. Майсызландырылганнарының файдасы юк диярлек. Майлы сөт ризыкларында кальций, Д витамины, майлы кислоталар күп. Көн саен бер стакан сөт булса да эчегез!
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев