Файдалы эчемлекләр
Файдалы эчемлекләрне санап үтәбез
1. Су: токсиннарны чыгара, ашказаны, кан тамырлары һәм буыннарга уңай йогынты ясый.
2. Гранат согы: йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта, гипертония һәм анемия вакытында файдалы.
3. Бөтнек чәе: ашказаны согы бүленеп чыгуны стимуллаштыра, нервларны тынычландыра, кан басымын киметә, йокысызлыкка каршы көрәшергә булыша.
4. Кефир: ашкайнатуны җайга сала.
5. Алма согы: бавыр, бөер һәм сидек куыгының эшчәнлегенә уңай тәэсир итә.
6. Мүк җиләге морсы: С витамины күп булганга, иммунитетны бик яхшы ныгыта, шулай ук температураны төшерергә булыша.
7. Ромашка чәе: бактерияләргә каршы көрәшү үзлегенә ия, шулай ук нервларны тынычландыра.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев