Дөгенең файдасы...
Тозсыз дөге ашау – организмны чистарта.
Ул – Көнчыгыш медицинасының бик борынгы чараларының берсе. Дөгенең теләсә ниндие, хәтта вагы да ярый. Бер тапкыр ашау өчен 1-2 аш кашыгы ярма җитә. Дөгене 8-9 сәгать суда тоталар. Гадәттә, суны кичтән салып куясың.
Шулай итеп, 8-10 сәгать үткәч, дөгенең суын түгәсез, тагын чиста су салып утка куясыз.
Кайнап чыгуга, савытны уттан алыгыз, дөгене сөзгечкә салып юыгыз. Тагын су салыгыз, утка куегыз, кайнатып чыгарыгыз, юыгыз. Шул рәвешле 4 тапкыр кайнатып чыгаргач, дөге тәмам изелеп пешә, ябышкаклыгын югалта. Хәзер аны ашарга ярый.
Иртәнге ашыгыз шул дөгедән генә торсын. Дөге ашаганнан соң чәй, су эчмәгез, җиләк-җимеш капмагыз. 4 сәгатьтән соң ашарга-эчәргә ярый.
Әнә шундый диетаны өзлексез 45 көн тотарга кирәк. Түзем булыгыз һәм шуны исегездә тотыгыз: организмнан тозлар, шлаклар дөге ашарга керешүнең 30нчы көненнән соң гына күпләп чыга башлый. Һәм курс төгәлләнгәч тә әле дүрт ай дәвамында чыгачак (әгәр диета кагыйдәләрен саклый алсагыз).
Табиб киңәше таләп ителә
Фото: pixabay.com/
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев