Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чи кабак ашарга ярыймы?

Кабак согы аеруча ир-атларга файдалы.

Кабакны пешереп ашыйбыз, бәлеше, боткасы да тәмле, ә чие тагын да файдалырак. Хәзер кабакның бик тәмле сортлары бар, аны салатларга кушарга мөмкин. Кабакны болай ашый алмасагыз, согын сыгыгыз. Кабак согы аеруча ир-атларга файдалы.

Чи кабакта Т витамины бар, бу витаминга кытлык метаболизм бозылу, кан әйләнеше начарлануга китерә. Ябыгу, мускулларны үстерү, ашкайнату-эчәк тракты эшчәнлеген җайга салу, стресска бирешмәс өчен чи кабак ашарга кирәк. Кабак күзгә файдалы, тире торышын яхшырта, организмнан артык суны чыгара.

Чи кабакны көненә 500 граммга кадәр, ә пешерелгәнен 2 кг га хәтле ашарга ярый. Чиендә витаминнар күбрәк.

Ашкайнату-эчәк авырулары, бөерләр һәм үт куыгында ташлар булганда, чи кабак ашарга ярамый, аны балаларга да бирмәгез. Чөнки чи кабак ашказанында озаграк эшкәртелә.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев