Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чәчәк атып бетергәч, лаләләрне нишләтергә?

Чәчәк атып бетергән лалә чәчәкләрен карау ысуллары киңәшләр сайтында чыкты.

Чәчәкләр коелгач, сабак башындагы орлык тартмасын кул белән сындырырга яки кисеп алырга кирәк. Болай иткәч, чәчәк суганчасы орлыкка көч сарыф итмәскә икәнен аңлый.

Коры һава булса, чәчәккә әле тагын ике атна чамасы су сибеп торырга. Калийлы ашлама кертергә була, азотлыны сипмәгез.

Лалә яфраклары һәм сабагы саргайгач, аларны җиргә якын итеп кисеп ташларга.

Суганчаны ике-өч елга бер тапкыр казып алырга, чистартып, күләгәдә киптереп алырга һәм катыргы тартмага салып сакларга кирәк. Температура 17 градус тирәсе булырга тиеш. Аннары көзен кабат түтәлгә чыгарып утыртасы була. Болай эшләмәсәң, елдан-ел суганчалар җиргә бата бара, аларга тишелеп чыгу бик авыр була, диелә хәбәрдә.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев