Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чәч икеләнсә

Сезгә чәчләрне ничек карарга кирәклеге турында чәчтараштан (парикмахер) киңәшләр

Чәч үсә төшкәч, очтан икеләнә башлый, мондый хәлдә ул нормаль үсештән туктый. Икеләнгән чәч аша организмга һава үтеп керә алмый. Гөл дә бит су, яктылык, җылылык җитмәсә корый башлый, шуның кебек чәч төбе дә кибә, сына, коела, Кеше чәчен кистергәч, начар энергиядән дә котыла, башы җиңеләя, күзләре нур чәчә башлый.

Көн дә юарга ярыймы?

Чәчне еш юарга ярыймы, мин көн саен юам, дип сораучылар бар. Болай эшләргә һич ярамый. Никадәр ешрак юсаң, чәч тизрәк майлана. Аны атнага ике, күп булса өч тапкыр юарга була, һәр юганнан соң бальзам сөртеп куярга онытмагыз. Яшьләр кышкы салкыннарда да урамда яланбаш йөрергә ярата. Салкын һава чәчне киптерә, шунлыктан чәч сына, төссезләнә. Җәйге чорда чәчнең табигый төсен кояш ашый, шуңа күрә чәчкә бальзам сөртеп тукландыралар. Тән тиресе купшакланмасын өчен көн дә крем сөртәбез бит, чәчкә дә кирәк ул. Аны сатып алганда һәркем үзенә яраклысын сайларга тиеш, шуңа күрә сатып алганчы башта майлы, коры, нормаль чәчләр өчен дип язылган аңлатмасын укыгыз. Буялган чәчләр өчен махсус шампунь-бальзамнар сатыла.

Ничек ныгытырга?

Чәчне төрле катнашмалар ярдәмендә ныгытырга була. Иң гади ысул: берничә телем арыш ипие йомшагы, 1 чи йомырка, 1 баш суган алына. Угычтан чыгарылган суганга йомырка, суда җиңелчә генә җебетелгән ипи йомшагы салып изәләр исе күңелгә бик хуш килмәс, ләкин чәч өчен файдасы күп.

Шалкан маен йомырка сарысы белән болгатып сөртсәң, шулай ук чәч төбе ныгыячак. Чәчне шампунь белән юганнан соң шалфей, кычыткан, ромашка төнәтмәләре белән чайкасаң да ялтырап, табигый төс алачак, үлән төнәтмәләре булганда бальзам да сөртергә кирәкми. Канлы үләнне кычыткан белән бергә төнәтеп, шул су белән чәчне чайкасаң, кавыкны бетерә. Кавыктан котылу өчен мондый чара да бар: йоклар алдыннан 6 тамчы розмарин белән 30 мл зәйтүн маен бергә болгатып чәч төбенә сөртәләр дә йомшак сөлге урап куялар. Иртән чәчне шампунь белән юалар. Йомырка агы сөртсәң, чәчне тукландыра, әчегән сөт исә йомшак итә, ялтырата.


Фото:  pixabay.com

Чыганак: http://muslumirc.ru/news/stati/chch-ikelns

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев