Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Чал чәчләрдән котылу чарасы

Чал чәчләрдән котылу өчен башка бәрәңге боткасы сылап 15 минут тотарга кирәк.

Иртәме-соңмы, бөтен кешенең чәченә чал керә, чәч агара башлый. Буяп кына ак чәчләрдән бөтенләй котылып та булмый. Бу эштә бәрәңге ярдәм итәр. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган.

Бәрәңгедә катехолаза дигән матдә бар. Аны тән тиресе, пигмент тапларын бетерү өчен косметика продуктларында кулланалар. Бәрәңгене чәч өчен файдаланып та була. Буяудан аермалы буларак, бәрәңге зарарлы да түгел.

Берничә бәрәңгене кабыгын әрчемичә генә 20 минут чамасы пешерегез. Аннары кабыгын чистартып, блендерда ваклагыз. Шушы ботканы аерым савытка салыгыз.

Чәчне югач, бәрәңге боткасын массажлый-массажлый башка, чәчләргә сылагыз. 15 минут чамасы тотып торыгыз. Аннары чәчне яхшылап юыгыз. Бәрәңге исе чыгып бетсен өчен, кондиционер кулланыгыз.

Берничә тапкыр куллангач, файдасын үзегез күрерсез, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев