Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бөтнекле чәй кемнәргә ярамый

Бөтнек чәе бар кешегә дә ярамый

Кан басымы түбән булган кешеләргә бөтнек ярамый, ул гипотензив үзлекләргә ия. Бу турыда нутрициолог Мария Тихомировага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Табиб сүзләренчә, кан басымы түбән булса, бөтнек кулланмаска кирәк. Өстәвенә, бөтнек варикозлы кешеләргә зыянлы.

«Ир-атларның либидосы кимергә мөмкин. Хатын-кызлар бәбигә узарга җыенса, аларга да бөтнек кулланудан тыелырга кирәк», — ди Тихомирова.

Башкалар өчен бөтнек файдалы. Ул эчәклектә авырту, баш авырту булганда да ярдәм итә. Шулай ук антибактериаль үзлекләре дә бар, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев