Брокколидан салат рецепты
15 минут эчендә сала торган салат рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: 500-600 грамм брокколи кәбестәсе, 2 помидор, 2 кызыл суган, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае.
Брокколиның катырылганын да кулланырга мөмкин. Аны бүлгәләргә, тозлы суда 4 минут пешереп алырга. Суын саркытырга.
Суганны ярымбоҗралап турарга, шикәр комы, аш серкәсе салып маринадларга. Помидорларны эре итеп турарга.
Барлык ингредиентларны бергә салырга һәм болгатырга.
Тәмле булсын!
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев