Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Бәрәңге ашауның нинди зыяны бар?

Белгеч сүзләренчә, ана карынындагы баланың үсешендә проблемалар чыгуы ихтимал.

Бәрәңге составындагы кайсыбер матдәләрнең кеше организмына начар йогынты ясавы ачыкланган.

Бәрәңге бүлбесе үскәндә анда туплана торган алкалоидлар йөкле хатыннарга зыян китерергә мөмкин. Бу очракта ана карынындагы баланың үсешендә проблемалар чыгуы ихтимал.

Кан составында шикәр күп булган кешеләргә дә бәрәңгене чамалап кына ашарга кирәк.

Бөерләре авыртучы кешеләр бәрәңгене күп ашаса, бәрәңге составындагы калий бу органга йөкләнеш китереп чыгарырга мөмкин.

Кабыгында яшел таплар булган бәрәңгене ашамау хәерле. «Сәбәбе — соланин микъдары зур булу. Әлеге матдә күп итеп җыелса, кеше сәламәтлегенә начар йогынты ясый», диелә хәбәрдә.

Бәрәңгене пешереп бетермичә ашамау хәерле. Пешеп җитмәгән бәрәңгедә зарарлы матдәләр дә күбрәк кала икән.

Фото: pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/17-12-2020/b-r-ge-ashauny-nindi-zyyany-bar-5790538

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев