Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Белгечләр акчаларның йогышлы авыру таратуы хакында сөйләде

Галимнәр акча купюраларының инфекция таратуын ачыклаган. Бу турыда Роспотребнадзор хезмәтенең Петербург идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

«Купюраларда грипп вирусы ике атнага кадәр саклана. Шуңа күрә кайбер илләрдә акча антисептиклы кәгазьдә бастырыла. Япониядә акчаны махсус кер юу машинасында 200 градус температурада юалар», дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, тикшеренүләр йорт дуңгызы йогышлы авырулар өчен иң яхшы инкубатор булуын күрсәткән.

«Бу хайван дуңгыз һәм кош гриппы белән дә, шулай ук «кеше» гриппының барлык төрләре белән дә авырый, — диделәр идарәдә. — Берничә төрле вирус мондый «инкубаторга» эләгеп, үзлекләре белән алмаша ала. Нәтиҗәдә, кешедән кешегә күчкәндә, кош гриппы йогышлы булырга мөмкин».

Фото://pixabay.com

Чыганак:https://tatar-today.ru/2020/01/55774/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев