Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Баулыларга киңәш: кибеттә товар бәясе күрсәтелергә тиеш

Татарстан республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул бер сәүдә челтәренең кайбер кибетләрендә сатылучы туңдырылган балыкның бәясе күрсәтелмәве һәм, күрсәтелсә дә ул бәянең актуаль булмавы турында сөйләгән. Сатучыга мөрәҗәгать иткәч, ул үзенең бәя өчен җаваплы булмавын, бәяләрне складтан җибәрүләрен әйткән.

Без хокукый дәүләттә яшибез, Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган законнар нигезендә, һәр гражданин кулланучы хокукларына ия.

Кулланучыларның төп хокуклары түбәндәгедән гыйбарәт: сайлау хокукы, иминлек хокукы, мәгълүмат алу хокукы, сыйфатсыз товарларга юлыкканда яклану хокукы, шулай ук үз мәнфәгатьләрен яклаганда, дәүләт һәм иҗтимагый органнардан яклау алуга хокук.

Россия Федерациясе “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның (07.02.1992) 10нчы маддәсе нигезендә, сатучы, дөрес товар сайлау мөмкинлеген тәэмин итү өчен, кулланучыга товар турындагы кирәкле һәм дөрес мәгълүматны вакытында бирергә тиеш. Товар турындагы мәгълүматта сумнарда бәяләр күрсәтелергә һәм ул бәя кассадагы бәя белән туры килергә тиеш. 

   Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен раслау турында”гы 2463 санлы карарының (31.12.2020) 3нче пунктында язылганча, сатучы кибеттә сатыла торган товарларның бәяләре (ценик) күрсәтелүне тәэмин итәргә бурычлы. Анда товарның исеме, бер данә өчен  яки авырлыгы өчен бәя язылырга тиеш.

Алда телгә алынган карарның 4нче пунктында язылганча, кулланучы товарның бәясен һәм авырлыгын тикшереп карый алсын өчен, сату ноктасында контроль үлчәү чаралары булырга тиеш.

Безнең республикада, Татарстан Республикасы министрлар кабинетының 1636 санлы боерыгы (05.07.2018) белән, 24 төрдәге социаль мөһим азык-төлек товарлары бәяләре торышын мониторинглау һәм аларның үзгәрешен анализлау өчен, ситуация үзәге булдырылды. Ул товарларга ипи, сөт, май, туңдырылган балык, бәрәңге, кәбестә һәм башка товарлар керә. Бу үзәкнең координаторы – Татарстан республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе. Аның хезмәткәрләре атна саен федераль, локаль челтәрләрне һәм башка кибетләрне, базарны мониторинглап тора. Бәяләр мониторингы турындагы мәгълүмат атна саен Татарстан республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтына (https://gosalcogol.tatarstan.ru/monitor.htm) куела.

Язма башында телгә алынган хәлгә юлыккан һәр кулланучы, стаучыга язмача мөрәҗәгать (дәгъва) тапшырып, судка кадәрге тикшерүгә хокуклы. Сатучы ул дәгъвага җавап бирмәсә, сатып алучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Тагын шуны исәпкә алу урынлы булар – бу РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.8нче маддәсендә карала: кулланучы хокукы бозылу, сатыла торган товар (эш, хезмәт) турында, җитештерүче, сатучы, башкаручы һәм аларның эш сәгатьләре хакында тиешле һәм дөрес мәгълүмат алу хокукы бозылу. Бу административ хокук бозулар өчен, кисәтү яки административ штраф каралган: вазифаи затларга – 500 сумнан бер мең сумга кадәр, юридик затларга – биш мең сумнан ун мең сумга кадәр.

 (116-ФЗ санлы Федераль закон (22.06.2007), 239-ФЗ санлы Федераль закон  (27.07.2010) редакциясендә)

 (текстны алдагы редакциядән карарга)

Чыганак: Татарстан республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең  Әлмәт территориаль органы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев