Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Баулы газетасы редакциясенә яңа китап кайтты

Бу мәгълүмат татар телендә китап укырга яратучылар өчен кызыклы булыр.

“Баулы-информ” редакциясенә Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың “Соң түгел” китабы кайтты. Ул – “Казан утлары” китапханәсе сериясендә дөнья күргән унберенче китап.

Җыентыкта ике әсәр урын алган. “Соң түгел”  повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә. Эчтәлеге болайрак: Әдипнең гаилә тормышы котылгысыз аска тәгәри: ул авариягә очрый, зур матур йортларында янгын чыга, хатыны Гөлчәчәк аерылып китә. Ләкин өмет шәмдәлләре бөтенләй үк сүнми әле. Повестьның героен упкын төпләреннән күтәреп алырдай көч дөньяда бармы? Булса, ул Әдипне коткарып кала алырмы?

Туй хикәясендәге милли эчтәлек һәр укучының күңелендә үзенең кайтавазын табар.

Редакциядә “Казан утлары” китапханәсе сериясендә нәшер ителгән башка китаплар да бар. Бәяләре кыйммәт түгел.

Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев