Батареяларны ничек юарга?
Баулы хуҗабикәләргә фатирлардагы батареяларны уңайлы гына тузаннан арындыру ысулын тәкъдим итәбез
Өй җыештырганда, хуҗабикә өчен иң кыены – җылылык батареясын юу. Аны тузан суырткыч белән генә һич чистартып бетерә торган түгел. Аны чистартуның бер ысулын тәкъдим итәбез. Иң элек стенага су чәчрәмәсен өчен, батарея артына, бер ягын тәрәзә төбенә скотч белән ябыштырып, зур чүпрәк элеп куябыз. Батарея астына поднос урнаштырабыз. Шуннан бөркегечле савытка порошоклы су тутырабыз да җылыткыч батареясының артына, барлык почмак-ярыкларына шуны бөркибез. Бөтен пычрак су подноска агып төшәчәк һәм батарея чистарып, тирәсендәге һава сафланып калачак.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев