Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Баллы ризыкка ияләнгән кешеләргә нишләргә?

Диетолог җиләк-җимештән әзерләнә торган десертларга өстенлек бирергә куша.

Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының баш диетологы Антонина Стародубова бәйрәм табыннары өчен нинди кондитер эшләнмәләре сайларга кирәклеген һәм баллы ризыкны күпме ашарга мөмкин булуы хакында сөйләде.

Белгеч сүзләренә караганда, бәйрәм өстәле өчен энергетик кыйммәтләре аз булган ризыкларны сайларга һәм шикәрне мөмкин кадәр азрак кулланырга кирәк.

«Зыянсыз десертлар бар. Бу, беренче чиратта, җиләк-җимешләр. Шулай ук җиләк-җимештән әзерләнә торган десертлар бар. Шуларны сайларга кирәк», — дип аңлатты табиб.

Шуны онытмаска кирәк: кондитер әйберләр — бәйрәм ризыгы һәм аларны атнага бер генә тапкыр ашарга киңәш ителә, дип өстәде ул.

Күп кулланган очракта, шикәр зыяны буенча тәмәке, алкогольдән кимен куймый.

Организм баллы әйбергә тиз ияләшә. Бераздан организм ансыз тора алмый. Кеше кәефе төшкән саен баллы ризыкка үрелә башлый. Бу исә шикәр авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

Икенчедән, баллы ризык - артык калорияләр дигән сүз. Шикәрне чыгару өчен көрәшеп, бөер эштән чыга, кан басымы уйный башлый.


Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/03-01-2020/bally-rizykka-iyal-ng-n-keshel-rg-nishl-rg-5713678

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев