Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Баланы берьюлы берничә түгәрәккә һәм секциягә йөртергә кирәкме?

«Сабый балалар бакчасына йөрсә, аннары аны түгәрәкләргә алып барсагыз, бала еш авырганга, көйсезләнгәнгә гаҗәпләнмәгез», - ди психолог.

Хәзер әти-әниләрнең күбесе балаларны төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөртергә тырыша. Педагог-психолог Евгения Мартынова моның балаларның үзләренә кирәкме икәнен аңлата. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, 3-4 яшькә кадәр балага әти-әнисе белән аралашу кирәк. Бу актив кабатлап карау чоры. Мәсәлән, әтисе чүкеч белән какканын күрсә, бала да шуны эшләп карарга тырыша.

«Әти-әниләр баланы мактасын, аңа үрнәк күрсәтсен, кирәкле материалларны алып бирсен», — ди психолог.

5-6 яшьтән баланы төрле секцияләргә — биюгә, йөзүгә, спортка бирергә була. Иң мөһиме, арттырып җибәрмәскә. Юкса баланың сәламәтлеге, психикасы белән проблемалар килеп чыгуы ихтимал.

«Сабый балалар бакчасына йөрсә, аннары аны түгәрәкләргә алып барсагыз, бала еш авырганга, көйсезләнгәнгә гаҗәпләнмәгез. Бер, иң күбе ике юнәлеш сайларга кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге бала бер шөгыльдән башкасына тиз генә күчә алмый әле, ә стресс китереп чыгаруы ихтимал», — ди Евгения Мартынова.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев