Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Кирәкле кызыклар сандыгы

Байлык җәлеп итүче ун киңәшне беләсезме?

Акча күп булсын өчен уйлар да дөрес булырга тиеш икән.

Акчага ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Кесәгезгә килеп кергән аз гына суммаларга да шатланырга өйрәнергә кирәк. Бу вакытта алар арта башларга тиеш.

Беркайчан да башкаларга акча юклыкка зарланмагыз.

Акча артсын өчен аларны санап торыгыз, санаган акчаларыгызның күбәюен күз алдына китерегез. Булган акчаларыгызны матур шкатулкада саклагыз.

Өйдә акча гөле утыртып, аны яхшылап карагыз.

Өегездә алтынсыман тимер акчалар салынган матур савыт торсын.

Кошелекның кызыл төстә булуы акча җәлеп итә икән.

Керемнәрегез турында артык сөйләнеп бармагыз.

Килгән акчаларны яхшы кәеф белән кабул итегез һәм Җиһанга рәхмәт әйтергә онытмагыз.

Бурычка, кредитка акча алырга тырышмагыз.

Бай кешеләр турында негатив фикерләрегезне онытыгыз. Барысы да намуссыз юл белән баемаган. Кемнәргәдер байлыкка таба юлда күп эшләргә һәм көч түгәргә, тырышырга туры килгән.

Шуны онытмагыз: күңелдә юмартлык һәм ихласлык белән акчалар яисә башка ярдәм ул кешегә һәрвакыт күпкә артып кире кайта. Шуңа баеп китсәгез, хәйрия белән шөгыльләнергә онытмагыз.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев