Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кирәкле кызыклар сандыгы

Ашказаны кыздырганнан бик файдалы биш киңәш

Майлы ризыклар, яңа гына пешеп чыккан камыр ашлары ашаганнан соң, берзаман ашказаны кыздырырга тотына. Кемдер аны сару кайнау ди.

Әгәр дә ашказаны көн дә кыздыра һәм ул майлы, әче ризыклар ашау белән бәйле түгел икән, табибка күренергә кирәк. Ул берәр  чирнең билгесе булырга мөмкин, игътибарсыз калдырмагыз.

Ашказаны кыздырмасын өчен, беренче киңәш (майлы, әче ризыкларны чикләүдән тыш) – күп ашаганнан соң ятып тормау, ә мөмкин кадәр күбрәк йөрү, хәрәкәтләнү.

Ромашка үләнен, әнис яки фенхель орлыгын төнәтеп, җылымса килеш бал белән эчү  ашказанының әчелеген киметергә булыша.

Ашказанындагы «янгынны» сүндерергә җылы сөт ярдәм итә.

Немец диетологлары мондый вакытта бер банан ашап куярга киңәш итәләр.

Көнчыгышта исә ашказаны кыздырганнан җылымса гына имбир чәе эчәләр икән.

Кайчагында бер кисәк кипкән ипи ашап кую да ашказанындагы әчелекне киметеп, уңайсыз хисне бетерә.

 Фото:  /pixabay.com

Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/ashkazany-kyzdyrgannan-bik-faydaly-bish-kish

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев