Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кеше һәм канун

Хезмәткәрләрен саклану чаралары белән тәэмин итмәгән

Баулы шәһәр прокуратурасы район территориясендә хуҗалык итүче «Жилсервис» җәмгыяте эшчәнлегендә хезмәт законнары үтәлешен тикшергән.

Тикшерү барышында Баулы шәһәренең Островский урамы, 5А адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау буенча эшләр башкарганда хезмәт законнары таләпләрен бозу очраклары ачыкланган.

Россия Хезмәт Кодексының 212 маддәсе нигезендә, куркынычсыз шартлар һәм хезмәтне саклау буенча бурычлар эш бирүчегә йөкләнә. Әмма, хезмәт законнары таләпләрен бозып, «Жилсервис» җәмгыяте директоры югарыда күрсәтелгән йортның фасадына капиталь ремонт ясаганда ике хезмәткәрнең шәхси саклану чарасыннан – иминият каешыннан һәм саклагыч каскалардан башка эшләвенә юл куйган.

Бу факт буенча Баулы шәһәр прокуратурасы “Жилсервис” җәмгыяте директорына карата Россия Административ хокук бозулар кодексының 5.27.1 маддәсендәге 4нче өлеше (хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итмәү) буенча административ эш җибәргән.

Татарстан буенча дәүләт хезмәт инспекторы карары белән әлеге предприятие директоры 20 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев