Баулыларга сак булу зыян итмәс
Баулы районында ел башыннан бирле дистанцион мошенниклыкның 41 очрагы теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре профилактика эшләрен актив алып барса да, статистика һаман да борчуга салырлык: агымдагы елда райондашларыбыз 13 миллион сумнан артык акчаларыннан колак каккан.
Бүгенге көндә иң таралган алдау схемалары үзгәрешсез кала: “акчаны куркынычсыз счётка күчерү”, “отышлы инвестицияләр” яки “интернет аша товар сатып алу”. Баулыда яшәүче бер өлкән яшьтәге ханымның тарихы чит номердан кергән шалтыратудан башланган. Пенсионерга, имеш, аның счётыннан “террорчы”га бер миллион сум акча күчерергә маташулары турында хәбәр иткәннәр һәм ханымны террорчылыкта катнашуда гаепләгәннәр.
– Алар миңа: “Гаепләмәсеннәр дисәгез, гаепле булмавыгызны исбатлагыз!” – диделәр. Мин: “Ничек исбатлыйм соң? Мин бит беркемгә дә берни җибәрмәдем”, – дим. Ә алар һаман үз сүзләрен тукый: “Исбатлагыз! Без кушканны эшләгез!” – дип басым ясадылар, – дип сөйли куркыныч астында калган пенсионер ханым.
Шәһәрдәшебез алдакчылар белән сөйләшкәнен башта аңламый, берничә көн дәвамында аларның күрсәтмәләрен үти. Аферистлар, куркыту һәм контрольдә тоту ысулларын кулланып, аны счётыннан барлык акчасын алырга мәҗбүр итмәкче булалар.
– Мин йокыдан калдым, чөнки алар мине һәрвакыт контрольдә тоттылар. Кая барганымны, ни эшләгәнемне хәбәр итеп торырга тиеш идем. “Без сезнең һәр адымыгызны белеп торабыз”, – дип куркыттылар. Бер үк күрсәтмәләрне кат-кат кабатлаттылар. Хәтта икенче телефон сатып алырга мәҗбүр иттеләр. Банкта акча алганда, капиталь ремонт өчен алам, дип әйтергә өйрәттеләр. Хәтта полициягә барганда да алар белән элемтәдә идем. “Күрсәтмәләр көтегез”, – дип тордылар, – дип искә ханым.
Мошенниклар аны полиция бинасыннан чыгып китәргә, беркемгә дә берни сөйләмәскә кушканнар, югыйсә җаваплылыкка тартыласың, дип куркытканнар.
Бәхеткә, ханымның эш бирүчесе һәм хокук саклау органнары вакытында эш итеп, пенсионерның акчаларын саклап кала алганнар.
– Счётларга килгән акчаларны җинаятьчеләр төрле дәрәҗәдәге криптовалютага әйләндерәләр һәм күп очракта алар чит илләргә китә. Шуңа күрә тагын бир кат кабатлыйм: бернинди дә “куркынычсыз счётлар” юк! – дип кисәтә Баулы районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Марат Кадыров. – Телефонның теге ягындагы кешеләргә ышанмагыз. Сөйләшүне туктатыгыз, телефонны сүндерегез һәм Баулы районы эчке эшләр бүлегенең дежур частена шалтыратыгыз. Без тикшерү үткәрербез һәм сезнең иминлекне тәэмин итәрбез.
Алдакчылар тозагына һәркем эләгергә мөмкин, ә өлкән яшьтәгеләргә аеруча куркыныч яный. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре райондашларны сак булырга һәм шикле кешеләрнең сүзләренә ышанмаска чакыра. Шик булган очракта кичекмәстән 02 телефонына хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев