Хәнсевәр авылында ветеранны котладылар
Төп тема

Хәнсевәр авылында ветеранны котладылар

Хәнсевәр авылында яшәүче Галимҗанова Рабига Мөхәммәтҗан кызына 85 яшь тулды. Аны Баулы муниципаль район башлыгы Ильяс Гозәеров исеменнән Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин тәбрик итте.

Рабига Мөхәммәтҗан кызы 1941 елның 23 августында Чүте авылынлда Яппаров Мөхәммәтҗан белән Фәхернисә гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә алар 9 бала үсәләр.

Җиденче сыйныфны тәмамлагач та Рабига апа читкә бәхет эзләп китми, башка бик күп яшьтәшләре кебек үк ул да Чүте авылындагы фермада савымчы булып хезмәт юлын башлый.

1964 елда Хәнсевәр авылы егете Галимҗанов Мәкъсүт улына кияүгә чыга. Тормыш мәшәкатьләре артса да, ул савымчы булып эшләвен дәвам итә. Авырлыкларга карамастан, кешеләргә ярдәм итеп, 40 елдан артык фермада эшләп, тормыш сынауларына бирешми яши.

Рабига апа тырыш һәм үрнәк, фидакарь хезмәте өчен Почет билгесе ордены, Хезмәт ветераны исеме һәм күпсанлы мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Бүгенге көндә Рабига апаны 6 оныгы, 5 оныкчыгы һәм балалары сөендереп яшиләр, ул алар арасында игелекләр күреп, хөрмәттә, бәхетле картлык кичерә.


Нет комментариев