Уракның кызган мәле
Баулы районында урып-җыю кампаниясе башланды – район игенчеләре бер гектардан тоннага якын уңыш җыеп алганнар
Быел районда чәчүлек мәйданы 10 мең гектардан артык тәшкил итә. Бу атна башына булган мәгълүматка караганда, район игенчеләре 602 гектар мәйданда 1723 тонна бөртекле культуралар суктырганнар, уңңыш бер гектардан 28,6 центнер тәшкил итә. “Миңнуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгында да урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара.
Бу сезонда “Миңнуллин” хуҗалыгына 6000 гектардан артык мәйдандагы уңышны җыеп алырга кирәк булачак, шуның 4000 гектарын бөртекле культуралар тәшкил итә. Бүгенге көндә кырда өч комбайн эшли – иң элек 150 гектарда арпа җыеп алынган, бүгенге көндә тритикале культурасын суктыру эшләре гөрли – ул 400 гектарга чәчелгән.
Механизаторлар Игорь Бахтияров, Геннадий Можгин һәм Юрий Бахтияров көнне төнгә ялгап эшлиләр. Һава торышы яхшы торганда, алар яңгырсыз көннең һәр сәгатен файдаланып калырга тырышалар.
– Эшне күптән түгел генә башлаган булсак та, быел уңыш яхшы. Инде хәзер үк күренә: нәтиҗәләр былтыргыга караганда яхшырак. Без мул уңышка өмет итәбез, – ди Игорь Бахтияров.
Игорь урып-җыюда үзенең комбайнында инде сигезенче сезон эшли. Техника аның өчен чын дустына әверелгән, һәм ул аны уракка кышын җентекләп әзерли, шуңа күрә кырда ватылулар сирәк була, ә комбайн үз алдына куелган бурычларны бик яхшы башкара.
– Дәртләнеп эшлим, әлегә барысы да бик яхшы бара, алга таба күренер – урып-җыясы күп әле, – диде механизатор һәм штурвал артына ашыкты – урак вакытында һәр минут кадерле.
61 яшьлек Геннадий Можгин – тәҗрибәле механизаторларның берсе, хуҗалыкта 2008 елдан бирле эшли.
– Урып-җыю башланды гына әле, кырга иртән иртүк чыгабыз һәм чык төшкәнче эшлибез, аннары туктарга туры килә, ашлыкның дымлылыгы арта. Шунысы сөендерә: уңыш яхшы – бер гектардан 32 центнерга якын арпа җыеп алдык, бу бер дә начар түгел. Тритикале уңышы да яхшы булырга тиеш. Яңгырлар урып-җыюга комачаулый, иң мөһиме, көннәр әйбәт торсын, икмәк уңсын, безнең максат – аны вакытында җыеп алу, – дип уртаклаша Геннадий Евгеньевич.
Юрий Бахтияров та тәҗрибәле механизаторларның берсе, комбайнны 2001 елдан бирле иярли.
– Начар һава торышы, әлбәттә, безгә комачаулый, әмма көннәр яңгырсыз булганда көне буе эшләргә тырышабыз, – ди ул. – Бер атна чамасы гына эшлибез һәм нинди дә булса нәтиҗә ясарга иртәрәк әле, әмма беренче нәтиҗәләр яхшы – культуралар мул уңыш вәгъдә итә, Урып-җыю – безнең өчен иң кызу вакыт, эшләү җиңел түгел, бигрәк тә эсседә, әмма барыбыз да тырыша.
Хуҗалыкта урып-җыюны уңышлы башкарып чыгу өчен кирәкле бөтен әйбер дә бар һәм ул яхшы темплар белән башланды – механизаторлар уңышны югалтуларсыз җыеп алырга тырышалар.
“Миңнуллин” хуҗалыгы җитәкчесе Генадий Миңнуллин билгеләп үткәнчә, хуҗалыкта эш күп әле – 300 гектардан – көзге бодай, 700 гектардан –сабан бодаен, 150 гектардан – арыш, 600 гектардан солы җыеп аласы бар. Соңрак техник культураларга тотыначаклар. Уңыш җыю белән беррәттән, хуҗалыкта терлек азыгы әзерләүгә дә зур игътибар бирелә – кырларда хәзер 10нан артык техника һәм агрегат эшли. Бу атна башына булган мәгълүматка караганда, 3000 тонна сенаж салынган, 600 тонна печән әзерләнгән – бу эш көзгә кадәр диярлек дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев