Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Тиздән хәрби – диңгез флоты көне

Ел саен июль аеның соңгы якшәмбесендә Россиядә хәрби – диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Әлеге көн уңаеннан без дә горурлык белән флотка кагылышлы традицияләрне саклаучы Россия хәрби диңгезчеләренең хезмәт юлы хакында сөйлибез. Бу юлы без Баулы районы Кызылъяр авылында гомер итүче Ирик Мөсәгыйть улы Хафизовларда булды.

Ирик Хафизов 1959 елда Кызылъяр авылында туган. 18 яшен тутырган егет армия сафларына китәр көнен көтеп алган.

 

 – 17 ноябрьдә повестка бирделәр, 18 көнне озату кичәсе, ә 19ы алып та киттеләр. Казанда өч тәүлек булдык, – дип армия сафларына киткән көннәрен искә алды Ирик Хафизов. – Безне 13 кешене поезд белән Самарага алып киттеләр, анда Самара егетләре өстәлеп, бер самолет призывникны өч пересадка белән Камчаткага Петропавловск аэропортына илтеп төшерделәр. Тын океан флоты ул төрле яклап, шуңа күрә без кайсы якка эләгәсебезне белмәдек тә башта. Төп хезмәт урыны Петропавловскта булды. Офицерлар поселогы иде. Анда мин 1978 елда хезмәт итә башладым. Башта дизелист итеп алганнар иде. Аннары укып кайткан берничә егетне куйдылар.

Тын океан флотындагы ике ел хезмәт юлы хакында фоторәсемнәр дә сөйли. Ирек Хафизов аларны караганда үзенең хезмәттәш дусларын, армиядәге көннәрен искә ала. 

– Нигездә без тәэмин итүдә – кайткан корабльләргә җылы су, җылылык, су ялгап куя идек. Минем отделение  – мазут отделениесе иде.  Без котельнаяда күбрәк эшләдек. Минем җаваплылылык – котельнаяга вакытында мазут бирергә, насосларны карап, вакытында төзәтергә. Мин хезмәт иткәндә варияләр булмады, шөкер. Шундый кызык очрашу да булганы хәтердә. Моннан авылдан без Тимеркасыйм Хәлимов белән Камчаткага кадәр бардык. Безне Камчаткада аердылар. Аны өч елга алып киттеләр, мин ике елга гына калдым дизелист булып. Аны электрик итеп алдылар. Дизелистлары күп булып, электриклар гына кирәк булган. Ел ярым хезмәт иткәч, Владивосток ягыннан пристаньга кайтып керделәр алар. Мин аны урамда очраттым. Карап торам, үзгәргән, “Тимеркасыйм” дип кычкырдым, ул “ялт” итеп борылды. Барып тиз генә күрештек. Алар продукция алырга чыкканнар иде. Менә шулай очрашкан хәтердә. Хезмәт үткәндә якын кешене очрату бәйрәм кебек ул.

 

Элек армиягә бармау, хезмәт итмәү – оят иде дип сөйли Ирек Хафизов. Кайда гына солдат юлын үтәргә туры килсә дә, сынатмаска кирәк. Ул үзе хезмәт срогы тулгач та өч елга якын Камчаткада калып эшли. Баулыга кайтып тормыш кора һәм Чаллыда заводта эшли. Аннары кире Баулыга кайтып нефтьче булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев