Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Татар Томбарлысы авылында юлларны тигезлиләр

Татар Томбарлысы авыл җирлегендә җыештыру, төзекләндерү, яңарту эшләре туктап тормый. Татар Томбарлысы, Шәмәй, Миннегол авылларын үз эченә алган җирлектә бүгенге көндә дә өмәләр, юлларны тигезләү эшләре бара. Томбарлы авылында үзара салым акчаларына ком- таш катнашмасы җәяләр.

Ел саен үзара салым акчалырын туплауда да Татар Томбарлысы авылы халкы актив. Бүгенге көндә 90 мең сум акчага Совет, Чапаев урамнарында һәм Чапаев урамы күпере тирәсенә ком- таш катнашмасы салып, юлларны тигезлиләр. Авыл җирлеге башлыгы Айгөл Миназова мәгълүматы буенча, техника белән “Берлек” җәмгыяте ярдәм итә. Шулай ук авыл мәктәбе тыкрыгындагы вак агачлар киселгән, юлга ком- таш катнашмасы салып, тигезләгәннәр.

Фото: Татар Томбарлысы авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев