Әни булганда өй нурлы
Таллыкүл авылында яшәүче хезмәт ветераны Саимә Ямалиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Туган нигезләрендә гомер итеп, балачаклары үткән йортның утларын сүндермичә саклаучы әниләрен котларга юбилярнын балалары, оныклары кайткан. Саимә апа аларга да, килгән кунакларга чиксез шат иде. Еллар узу белән кечерәеп калган ана бераз соңрак кайткан улы Ярулласын да кочагына алды.
Тәрәзә төбе саен төрле төсле яран гөлләр үскән күркәм йорт гөр килде. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки бүген иң кадерле, газиз кешеләренең туган көне.
Саимә Мифтах кызы Шалты авылында туып-үсә. Яшьтәшләре кебек үк бар авыр елларны үз иңендә татырга туры килә аңа. Ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт – боларның барысын да үз башыннан кичерә Саимә апа.
Тик, никадәр генә авыр еллар булмасын, яшьлек дигәнең үзенекен итә. Мәхәббәте Нәгыймулланы очратып, бер-берсенә мәңгелек яр булалар. Алар биш балага гомер бирәләр, өч кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Кырык елдан артык бергә тату, матур тормыш көтеп калалар. Саимә апа утыз елга якын “Баулы”совхозында хезмәт куя, бозаулар карый, сыер савучы булып эшли.
– Ул заманнарның авырлыкларын сөйләп торырга да кирәкми инде, – дип әйтеп куйды юбиляр. – Хәзер рәхәт яшибез, аллага шөкер. Балаларыма рәхмәт.
Бүгенге көндә Саимә апа кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Өч баласы гаиләләре белән Россиянең ерак төбәкләрендә яшиләр. Бик еш кайтмасалар да, һәр көн шалтыратып, әниләренең хәлен белеп торалар. Әлеге вакытта Саимә апа улы Тәлгать, килене Зөһрә тәрбиясендә. Бер-берсе белән килешеп, аңлашып яшиләр.
– Әни безгә бер авырлык та китерми, бик сабыр, акыллы ул, – ди килене Зөһрә. – 89 яшенә кадәр үзе кош-корт асрады әле. Тик торырга һич кенә дә яратмады.
Эшкә уңган Саимә апа кәҗә асраган вакытларында шәлләр, оекбашлар бәйләргә яраткан. Күз нурларын түгеп бәйләгән йомшак шәлләрен бүләк итеп, киленнәрен, якыннарын шатландырган. Әлеге вакытта газета-журналлар укырга бик ярата икән.
– Әни безнең өчен үрнәк хатын-кыз булды, – ди кече килене Асия Насыйбуллина. – Күп нәрсәгә аңардан өйрәндек. Бик чиста, уңган булды һәрвакыт. Заманында тәмле итеп коймак пешерергә дә мин әнидән өйрәндем. Әти белән тәрбияле балалар үстергәннәр, хәзер инде барысы да бу тормышта үз юлларын тапкан кешеләр.
Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Новозареченск авыл җирлеге башлыгы Светлана Багижева да килде. Алар Саимә апага президентыбыз Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Күренеп тора: туган йорт ишекләре балалар, оныклар, оныкчыклар өчен һәрвакыт ачык, биредә алар тавышы тынып тормый. Анда аларны һәрвакыт колач җәеп каршы алып торган ак әбиләре бар шул.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев