Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Исергәптә юбилярны котладылар

Бүген Исергәп авылында гомер итүче хезмәт ветераны Нәгыймова Зәлинә Мөнир кызын 90 яше белән тәбрик иттеләр. Ветеранны котларга авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин һәм күршеләре килде.

Зәлинә Мөнир кызы авыл тарихында матур хезмәте белән хөрмәтле. Аның 37 елга якын хезмәт стажы бар. Ул көчле рухлы, сабыр һәм таләпчән, шуңа күрә дә озак еллар авыл Советы рәисе вазыйфасында да эшләгән. Тормыш иптәше Мәгъсүм абый белән ике балага гомер биргәннәр, бүгенге көндә ике оныгы бар. 
Бүгенге көндә Зәлинә апа үзе генә яши. Ветеранга күршесе Радия Хәбипова һәрвакыт ярдәм итеп тора.  


Ветеран үзен юбилее уңаеннан котларга килүчеләргә чын күңеленнән рәхмәтен җиткерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев