3 март 2025 яңалыклары
-
Исергәптә юбилярны котладылар
Бүген Исергәп авылында гомер итүче хезмәт ветераны Нәгыймова Зәлинә Мөнир кызын 90 яше белән тәбрик иттеләр. Ветеранны котларга авыл җирлеге башлыгы Айдар Әһлиуллин һәм күршеләре килде.
-
Баулы укучылары күлмәкләр тарихын өйрәнде
Баулы гимназиясе укучылары “Туган якны өйрәнү” музеендагы хатын-кыз күлмәкләренә багышланган күргәзмә һәм борынгы күлмәкләр тарихы белән таныштылар. Шулай ук укучылар өчен борынгы бизәнү әйберләре хакында мәгълүмат та кызыклы булды.
-
Аллергиядән нәрсә ярдәм итә?
Кулланып карагыз әле, зыян булмас.