Ел башыннан Баулы районында 134 бала туган
Баулының гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлеге мәгълүматына караганда, быел туган балалар саны узган елгыдан азрак.
ЗАГС бүлеге белгече Альбина Әхмәтова сүзләренчә, ноябрь аенда барлыгы 13 бала туган. Ел башыннан 139 никах теркәлгән, ноябрь аенда никахлар саны 11 булган. Гыйнварь аеннан алып, аерылышу турында 97 акт төзелгән, ноябрь аенда гына да – 12. Үлүчеләр саны ел башыннан 448гә җиткән, ноябрь аенда гына да 43 кеше вафат булган.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев