Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Төп тема

Бүген резин галуш көне: “Галуштан да уңайлы аяк киеме юк”

Элек-электән халык, бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләр, резин галушка өстенлек биргән. Бүгенге көндә дә ул яше-карты көндәлектә кулланган, яратып кигән аяк киеме булып тора. Хәзер бәйрәмнәр бихисап, хәтта галуш көне дә бар икән. Ул 4 февраль көнне билгеләп үтелә.

Камил абыйны тормыш иптәше Сырдарья ханым галушы тузган саен яңасын алып сөендереп кенә тора. Озак еллар бергә тормыш арбасын тарткан парлар галушсыз көнне күз алларына да китермиләр.

Менә бүген дә Камил абый өчен тагын бер яңа, кызыл эчле резин галуш кайтты. Көндәлек тормышта галуштан да уңайлы аяк киеме юк ди ул.

– Без бәләкәй чактан ук менә фәлән кеше Ташкент ягыннан икән, шуның туганнары сай галуш салганнар икән, шул кадәрле уңайлы икән, дип сөйли торганнар иде, – ди Камил абый. – Чынлап та резин галуш берничә елга җитә. Аңа бернинди дә яңгыр-җилләр янамый, кремлап маташасы да юк.

Электән әби-бабайлар ашка барган җирләрендә галушларын бутап, бер-берсенекен кигән очраклар да еш булган, хәзер дә ул хәл юк түгел.

– Галушыңда тамгаң булмаса, галуш югалтуны көт тә тор.

Шигьри күңелле, җор телле Камил абый без барып керер алдыннан гына галушка багышлап берничә шигырь дә язып өлгергән иде.

Кидем галуш, булды харуш

Кунакка китеп барыш.

Үзеңнеке тузган булса

Күршеңнекенә алыш.

Тамгасы юк, кемдә белми

Киясең дә китәсең.

Йоклап йөргән күршеләрне

Шулай кызык итәсең.

Кыш булуына карамастан, йорт-җирләрен урап керү өчен дә, мәчеткә бару юлын тизләтү өчен дә Камил абый аягына галушын кия.

Чабаталарны электән үк резин галуш алыштырган булса да, әлеге аяк киемнәре бүген дә популярлыгын югалтмый, хәзер галушларны матурлап, төсле итеп, чигеп тә чыгаралар.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев